Ел саен ноябрь аенын ахыргы якшәмбесендә, иң күркәм бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 26 ноябрь көнне Олы – Нырты мәдәният йортында «Йөрәк җылым сиңа Әнием!» дигән күңел ачу кичәсе уздырылды. Әниләрне котлап җырлар җырланылды, шигырьләр сөйләнелде, төрле уеннар уйнатылды. Соңыннан бәйрәм кичәсе өстәл табыны артында дәвам итте һәм 80- 90 еллар музыкасына дискотека белән тәмамланды