Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен дөньяда искиткеч бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр көне-ул дулкынландыргыч бәйрәм. Әлеге бәйрәм- һәрберебез тормышында иң төп кеше – әни булуын искәртә. Әни назлы, кайгыртучан булып яшәүче иң изге зат. Әни сабыйларны озын юл буйлап алып бара, ярдәм итеп, туры юлга кертеп, бәла-казалардан саклап кала. 25 ноябрь көнне Урта Нырты авыл клубында, Олы Нырты авыл мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы хезмэткәрләре- «Тормышның барлык төсләре сезнең өчен»- дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе оештырдылар.». Уеннар, конкурслар, җырлы-биюләр үткәрелде.