Ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәләр.24 ноябрьдә Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган"Әниемнең портреты"дигән рәсем конкурсы узды.Чараның максаты укучыларга "Әни", "Мәхәббәт", "Игелек" сүзләренең чын мәгънәсен тулысынча аңларга ярдәм итү, әнигә карата ярату, игътибар һәм кайгыртучанлык белән лаеклы кешене тәрбияләү иде. Максим Горький: «Кояшсыз чәчәкләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет юк, хатын - кызсыз мәхәббәт юк, анасыз шагыйрь дә, герой да юк, дөньяның бөтен горурлыгы-аналардан!»дигән. Чарада чикләүләр юк иде-әнигә үз карашыңны белдерү һәм елмаю күрсәтү мөһим шарт булып торды.Конкурста мәктәп укучылары катнашты. Барлык балалар да бик тырыштылар һәм рәсемнәр аерылып тормады, шуңа күрә конкурста катнашучыларның барысы да кечкенә призлар белән бүләкләнде.