Котлау акциясе «Әнием син минем якты кояшым»

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Төрле илләрдә ул төрле даталарга туры килә. Ләкин бу бәйрәмнең төп максаты-якын кешеңә-әниеңә, мәхәббәт тәрбияләү, чөнки ул сиңа тормыш бүләк иткән, үз мәхәббәтен, көчен һәм сабырлыгын кызганмаган. Әлеге күңелгә үтеп керерлек бәйрәм алдыннан, 23 ноябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре котлау акциясе оештырдылар һәм үткәрделәр, аның барышында балалар белән бергә әниләрне котладылар, аларга открыткалар тапшырдылар. Шулай ук 26 ноябрьдә авыл мәдәният йортында узачак бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Әниләр көненә багышланган Акция бик дулкынландыргыч һәм назлы үтте. Барлык әниләр дә уңай хисләр алдылар һәм канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International