16 ноябрь конне Сулэ авыл клубында "Тылсымлы куллар" кул эшләре буенча дәрес узды.Катнашучылар өчен дәресне Нигъмәтҗанова Алсу үткәрде. Ул инде озак вакыт кул эшлэре белән шөгыльләнә, һәм һәр буш минутын үз мавыгуына багышлый. Оста үз эшләнмәләрен күрсәтте, бәйләүнең иң гади элементларын рәхәтләнеп аңлатты, осталык хәйләләре белән уртаклашты, эшләнмәләрне ясаганда үзенең кечкенә серләрен ачты.Безнең шөгыльләр халык уеннары белән чиратлашып барды. Эш вакыты сизелмичә үтте. Катнашучылар яңа очрашуларга өметләнеп киттеләр.