Бөтендөнья изгелек көне уңаеннан ,14 ноябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән «Яхшы эшләр көне” акциясендә катнаштылар . Истәлекле урынны төзекләндерү-ул безнең эшләребезнең шундый аз өлеше, алар ярдәмендә без киләчәктә тыныч күк йөзе хакына үз тормышларын калдырган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Һәм безнең төп бурыч-бу истәлекне мөмкин кадәр озаграк күтәреп бару, безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән кешеләрне искә алу. Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар бик теләп обелиск территориясен тәртипкә китерделәр. Барысы да күтәренке рух белән эшләделәр. Арысак та, яхшы кәеф белән эшне тәмамладык. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле булды, һәркем бу эшкә үз җылысыннан бер өлешен кертте, һәлак булган сугышчылар һәйкәле янындагы чиста территория тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә, һәркайда чиста һәм матур. Өмә бик җанлы һәм актив узды, барысы да күтәренке кәеф белән үтте.