Әңгәмә "Мин - Татарстан гражданы".

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

6 ноябрь көнне Татарстанда мөһим бәйрәм - Республика Конституциясе көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Сәрдә авыл клубында "Мин - Татарстан гражданы" дигән әңгәмә уздырылды. Татарстан Конституциясе-илнең төп законы, анда ил гражданнарының барлык хокуклары һәм бурычлары тасвирлана. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, республикабызда Конституция кабул итү тарихын искә төшерделәр һәм бер-берсенә Ватаныбызның мәдәни традицияләре турында сөйләделәр. Аннары "Казан Кремле буйлап сәяхәт" уенын уйнадык. Чара ахырында клуб мөдире катнашучыларга Татарстан Республикасының лаеклы гражданнары булырга, үз хокукларын һәм бурычларын үтәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International