"Интернетсыз" өстәл уеннары көне

2023 елның 11 ноябре, шимбә

10 ноябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Интернетсыз» өстәл уеннары көнен үткәрделәр.  Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, тел байлыгын тулыландыру, логик уйлауны яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме, өстәл уеннары тере аралашу. Мондый уеннарның һәрберсе кызыклы вакыт, дәрт, якты эмоцияләр бирә. Өстәл уеннары игътибарлылыкны үстерә һәм күңел ача, логик фикер йөртергә мәҗбүр итә, тырышлыкка өйрәтә. Белгечләр өстәл уеннары тарихы турында әңгәмә үткәрделәр. Балалар лото, шашка, шахмат, домино уйнарга бик шат булдылар. Дуслар белән күңелле һәм яхшы вакыт үткәрү - менә «интернетсыз» чараның нәтиҗәсе-телефоннар ял итте. Бу үзара аралашу, вакытны файдалы үткәрү өчен яхшы ысул. Балаларда өстәл уеннары белән кызыксыну сакланыр дип өметләнәсебез килә, һәм алар еш кына буш вакытларын шулай үткәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International