«Сәламәт яшәү рәвеше»дигән әңгәмә

2023 елның 11 ноябре, шимбә

Олылар да, балалар да сәламәт, матур, көчле булырга тели. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Сәламәт яшәү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә. Бу сәламәт яшәү рәвеше-сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән чаралар. 9 ноябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән «Сәламәт яшәү рәвеше»дигән әңгәмә үткәрделәр.Алып баручы белән бергә балалар картада булмаган, әмма ансыз яшәү бик авыр булган ил буйлап сәяхәткә киттеләр. Сәяхәт барышында төрле станцияләрдә булдылар:Чисталык,Тәртип һәм хәтта Сәләмәтлек кафесында. Балалар авырмас өчен, нык һәм сәламәт булып үсәр өчен, үз сәламәтлекләрен ничек кайгыртырга кирәклеген белделәр. Алар табышмаклар, кроссворд чиштеләр, "Файдалы һәм файдасыз продуктлар"уенын  уйнадылар, көндәлек режим төзеделәр. Катнашучылар "Сәламәт яшәү рәвеше" төшенчәсе дөрес туклануны, физик күнегүләр белән шөгыльләнүне, дөрес көн режимын саклауны үз эченә ала икәнен аңладылар.  "Физкультура" станциясендә балалар "Буги-вуги" га күңелле зарядка ясадылар .Очрашу ахырында балалар һәрвакыт сәламәт булырга һәм беркайчан да авырмаска тырышачакларын вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International