2 ноябрьдә Тимершык авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп яны – сәламәтләндерү көзге лагере балалары белән берлектә “Укыйбыз, ял итәрбез – вакытны файдалы уздырырбыз"дигән әдәби сәгать узды. Балалар китапларны кызыксынып сайладылар, иллюстрацияләрне карадылар, таныш әкиятләрне һәм хикәяләрдән өзекләрне укыдылар. Һәм алар танылган балалар әсәрләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Яшь укучылар яраткан әдәби геройларын искә төшерәләр, тылсымлы кроссвордлар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга актив җавап бирделәр.