"Мин һәм минем республикам Конституциясе" мәгълүмат сәгате

2023 елның 5 ноябре, якшәмбе

5 ноябрь конне Курсабаш китапханәсе һәм Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре "Мин һәм минем республикам Конституциясе"дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китапханәче укучыларны бәйрәмнең нигезләнү тарихы белән таныштырды, законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Балалар Татарстан Конституциясенең кабул ителү тарихы һәм кайбер законнары белән таныштылар, республиканың төп символларын искә төшерделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен " Әйе! Юк!" уенын уйнадылар, аның барышында балалар Кеше хокуклары һәм бурычлары турында сорауларга җавап бирделәр. "Татарстан Конституциясе - халкым горурлыгы"китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International