3 ноябрьдә «Казан-ЭКСПО» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасы булды. Кунаклар барлык халык бәйрәмнәрендә һәм декоратив-кулланма сәнгать осталарының зур күргәзмәсендә була алдылар. Кунакларны декоратив-кулланма сәнгать осталарыннан мастер-класслар һәм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»IX бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләренең эшләре күргәзмәсе көтте. Иштуган мәдәният йорты мөдире әлеге чарада һәм «Зур этнографик диктант 2023»VIII Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә катнашты.