"Без бердэм" концерт

2023 елның 4 ноябре, шимбә

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм шактый яңа, анын тамырлары Россия тарихына барып тоташа. Ләкин аның гади мәгънәсе - "без бердэм" дигэнне анлата. Бу бәйрәм хөрмәтенә Сулэ авыл клубында Пушкин картасы буенча "Без бердәм" концерт программасы узды, анда Курсабаш мәдәният йорты, Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре һәм сәнгать үзешчәнлеге артистлары катнашты. Бәйрәм "Бэби чәй" йола бәйрәме күрсәтүдән башланды, аннары концерт номерлары белән дәвам ителде, бэйрәм хөрмәтенә матур шигырьләр яңгырады. Кунаклар концерт программасында катнашучыларның барысын да рәхмәт алкышлары белән каршы алдылар. Төсле һәм истә калырлык номерлар, шулай ук якты һәм бизәкле костюмнар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм эмоцияләр бүләк итте. Бу көнне һәркем үзен бөек бердәм халыкның бер өлеше итеп хис итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International