1 ноябрь конне Сулэ авыл клубында Курсабаш авыл китапханәсе мөдире белән берлектә "Әйдәгез таныш китапларны ачыйк"дигән китап уку сэгате уздырылды. Балалар китапларны кызыксынып сайладылар, ачык иллюстрацияләрне карадылар, таныш әкиятләрне һәм хикәяләрдән өзекләрне укыдылар. Н.Носов, в.Драгунский, А. Юнысова, Р. Миңнуллин, А. Алишның танылган балалар әсәрләре битләре буенча кызыклы сәяхәткә чыктылар. Яшь укучылар яраткан әдәби геройларын искә төшерделәр, тылсымлы кроссвордлар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга актив җавап бирделәр, яраткан әкиятләреннән иллюстрацияләр җыйдылар.