4 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без бердәм булсак – безне җиңеп булмас» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Авыл клуб мөдире балаларга милли бердәмлек, тарихи хәтер турында сөйләде. Аннары малайлар һәм кызлар стена газетасын ясадылар. Чара ахырында катнашучылар бердәм һәм дус булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, шул чакта гына бернинди дә һөҗүмнәр куркыныч түгел.