Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне РСФСР Югары Советының 1991 елның 18 октябрендәге 1763/1-I номерлы карары белән билгеләнгән һәм Россиядә ел саен 30 октябрьдә билгеләп үтелә. Сталин идарә иткән елларда СССРда миллионлаган ил гражданы репрессияләнә һәм һәлак була. Бу чын милли фаҗигагә әверелде. 31 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Хәтер кыңгыравы» дип аталган чара үткәрделәр