22 октябрь конне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән көзге урманга кызыклы, мавыктыргыч һәм танып белү экскурсиясе үткәрде һәм елның бу вакытында табигать тормышы турында күп яңалыклар белде. Балалар көзге урман буйлап сәяхәт иткәндә күпме мавыктыргыч, файдалы, кызыклы нәрсәләр белделәр һәм күрделәр, тирә-юнь турында яңа белемнәр алдылар, бу балаларда шатлыклы кычкырулар, соклану, гаҗәпләнү уятты. Балалар белән бергә яфракларның кайсы агачлардан иртәрәк очып китүенә һәм кайсыларында озаграк торуларына игътибар итеп, яфракларның төшүен күзәтү ничек кызык.Табигать белән аралашу балада матурлык хисе тәрбияли.