"Һөнәр сайлау - җитди эш" дип исемләнгән әңгәмә.

2023 елның 21 октябре, шимбә

21 октябрь көнне Сәрдә авыл клубы мөдире Шекше авыл китапханәсе мөдире белән берлектә яшьләр белән "Һөнәр сайлау - җитди эш" дигән әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар кызыклы формада һөнәр сайлауга йогынты ясый торган факторлар турында белделәр, һөнәрләрнең типологиясе һәм төрле характеристикалары белән таныштылар, кайбер киңәшләр һәм тәкъдимнәр алдылар. Шулай ук катнашучылар киләчәккә планнары һәм теләкләре белән уртаклаштылар, теге яки бу һөнәрнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Аннары яшьләр төрле һөнәрләр белән бәйле биремнәрне үти торган уенда катнаштылар. Алар үзләренең зирәклек, җитезлек һәм сабырлык кебек кенә сәләтләрен түгел, ә тату эшләү осталыгын да күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International