3 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Мудрость жизни-молодость души» бәйрәм концерты оештырдылар. Концерт вакытында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары М.М.Багманов, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н.Гайнетдинова, ветераннар Советы Рәисе Ф.И.Ильясов котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре, матур җырлар һәм биюләр яңгырады. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар проблемалар турында онытып һәм җан белән ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.