Укытучылар көне-үзләренә мөһим һәм катлаулы һөнәр сайлаган кешеләргә рәхмәт белдерү өчен бик яхшы сәбәп. Күпләр олыгайгач, укытучыларның үз язмышларына һәм карьераларына керткән өлеше никадәр мөһим икәнен аңлыйлар. Бәйрәм, укытучылар көне уңаеннан, 3 октябрь конне Сулэ авыл клубында «Укытучыга көзге чәчәк бәйләме» дип исемлэнгэн эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс узды. Иң яхшы бүләк, билгеле булганча, үз куллары белән ясалган булэк.Балалар оригиналь композицияләр төзеделәр, аларны әзерләгәннән соң, аларда җылы теләкләр һәм бәйрәм белән котлаулар яздылар. Эшләр якты, төсле булып чыкты, ә теләкләр эчкерсез һәм игелекле булды. Аннары барысы бергә ветеран укытучыларыбызны котладылар.