Балаларны хәзерге информацион мохиттә үз-үзеңне җаваплы тоту һәм куркынычсыз кагыйдәләр белән таныштыру , уйлау үсеше,хыял, үзара ярдәм хисе тәрбияләү максатыннан, 30 сентябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Интернет киңәш бирә»дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараны бүгенге тынгысыз дөньясында барыбызга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, шулай ук куркынычсыз интернет кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында сөйләүдән башлап җибәрделәр. Балалар социаль челтәрләрдән дөрес файдаланырга, аларга һәм аларның якыннарына нинди мәгълүмат зыян китермәячәген, үзләрен интернет мошенниклардан ничек сакларга кирәклеген белделәр. Иң мөһим кагыйдә-укучылар очрашу барышында еш кына интенет челтәр эзәрлекләүчеләренең корбаны булмаска өйрәнделәр.Чара ахырында укучылар интернет ул яхшы , ләкин дөрес чыганаклардан мәгълүмат алу яхшырак һәм файдалы дигән фикергә килделәр.Аралашу, очрашулар белән реаль тормыш виртуаль тормыштан күпкә яхшырак.