23 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Без наркотикларсыз тормыш яклы” исемле сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча әңгәмә викторина үткәрделәр.".Бу чара балаларга сәламәтлек өчен зарарлы гадәтләрнең тискәре йогынтысы, наркотикларның кеше тормышын җимерүе турында аңлату максатыннан үткәрелде. Кеше организмын, психикасын һәм тормышын җимерә торган күп кенә авырулардан наркомания иң авыры санала. Хәзерге вакытта наркомания, чыннан да, куркыныч зурлыкка ия булды. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында наркомания таралу артты. Әлеге әңгәмә «Наркотикларның зыяны турында» дигән видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды. Шулай ук әңгәмә барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр:наркотиклар кулланучы кешегә ничек карыйсыз? Сез нишләр идегез , әгәр сезгә наркотикларны татып карарга тәкъдим иттеләр?. Әңгәмә ахырында балалар наркоманиягә тискәре карашларын күрсәткән рәсемнәр ясадылар.