2 сентябрь көнне Сәрдә авыл клубында терроризмга каршы көрәшкә багышланган «Балаларга дөнья борчылусыз һәм күз яшьләрсез тыныч булсын» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Шуны истә тоту мөһим: терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк. Әңгәмә барышында террорчылык проблемалары, гадәттән тыш хәлләрдә иминлек нигезләре, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштык. Чарада катнашучылар, әгәр син тоткынлыкта булсаң ,үзеңне ничек тотарга; шартлаткычка тап булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде. Чарадан соң балалар китапчыклар алдылар.