19 сентябрьдә Динә Рубинага 70 яшь тулды. Бу көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән “Куңел кузе...” дип аталган чара уткәрделәр. Динә Рубина популяр прозаик, заманча проза авторы. Динә Рубина китапларын укыганда, наз һәм шәфкатьлелек, кайгы һәм шатлык, кайгы-хәсрәт һәм тыелгысыз соклану хисләре кичерәсең. Иҗат өчен темаларны ул тормыштан ала. Һәрбер күргән ситуация яки ишеткән сөйләшү аның китап битләрендә үз чагылышын таба ала. Төп темалар тормыш, яхшылык һәм явызлыкның мәңгелек көрәше. Чара барышында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе турында күзәтү үткәрде.