Көзнең беренче көне традиция буенча яңа уку елының беренче көне, Белем көне. Бу бик дулкынландыргыч көн, барлык укытучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм. Бигрәк тә бу көн беренче сыйныф укучылары өчен мөһим, чөнки алар бөтенләй өйрәнелмәгән дөньяга баралар, анда алар өчен барысы да яңа һәм кызыклы, һәр укучының тормышында мөһим һәм җаваплы көн. Тимершык мәдәният йорты белгечләре «Белем дөньясына юл ачасыз» дигән бәйрәм чарасында катнаштылар. Беренче сыйныф укучыларын,укытучыларны, кунакларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котладылар.