15 сентябрь конне Сулэ авыл клубында "Милэштэн, алмадан муенсалар" ижади сэгате узды.Җиләк муенсалары-искиткеч эко-биҙәлеш, ул һәркемнең көче белән эшләнә. Моның өчен гади җепләр, энә һәм җиләкләр генә кирәк булачак. Балаларга бу җиләкне борынгы заманда ничек кулланганнары турында сөйләделәр. Балалар энә белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструкция алдылар. Һәм эш барышында кемгә бүләк итәчәкләре турында фикер алышып,муенсалар ясауны бик теләп башладылар. Иҗат сәгате тиз, уңышлы үтте. Чара ахырында балалар үзләренең муенсалары белән мактандылар.