“Лев Толстой –кеше, уйлаучы, язучы”әдәби сәгате

2023 елның 9 сентябре, шимбә

9 сентябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре бөек рус язучысының тууына 195 ел тулуга багышланган Лев Николаевич Толстой иҗаты буенча “Лев Толстой –кеше, уйлаучы, язучы”әдәби сәгате үткәрделәр.Чара барышында китапханәче катнашучыларны язучының биографиясе, иҗади эшчәнлегенең төп этаплары белән таныштырды, аның тормышының кызыклы мизгелләре турында сөйләде. Катнашучылар Бодренковның «Лев Толстой» һәм Апухтинның «Граф Л. Н. Толст ойга» шигырьләрен тыңладылар, шулай ук «Л.Н. Толстой әсәрләре буенча сәяхәт»викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International