Шар-гади күңел ачу өчен,барлык балалар яраткан әйбер. Төрле төстәге һәм шат шарларга битараф бала табылмас. Төсле шарлар булмаса, балалар өчен бер генә бәйрәм дә тулы түгел. 6 сентябрьдә Иштуган мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар белән «Җиңел, бәйрәмчә, көлкеле һәм өстәвенә кабартылган» конкурс - уен программасы үткәрелде. Хохотушка һәм Веселушка балалар белән шар ярдәмендә таныштылар, аннары ике командага бүленделәр "Винни Пух» һәм "Пятачок". Алар өчен эстафеталар һәм шарлар белән уеннар оештырылды. Балалар төрле конкурсларда һәм шарлар белән ярышларда актив катнаштылар: "Атыш", "Һава күпере", "Шарлар белән бию" , "Күңелле чылбыр" һәм башкалар. Аннары балалар "акыл өчен зарядка" да катнаштылар, табышмаклар һәм уеннар ярдәмендә төрле шарлар белән нәрсә эшләп була икәнлеген, игътибарлы, актив булуларын искә төшерделәр. Уен ахырында Хохотушка һәм Веселушка балаларга шарик - сюрприз бүләк иттеләр, аннан бүләкләр исемнәре язылган язмалар коелды. Барлык балалар да тамашадан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.