5 сентябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Без сезне гомергә онытмабыз » дип исемләнгән балалар белән хәтер сәгате үткәрделәр. Башта әңгәмә үткәрелде .Террорчыларның кем булуы, тирә-юньдәгеләр өчен нинди куркыныч тудыруы һәм аларны ничек танып булуы турында сөйләделәр. Теракт булганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләренә, терроризм актлары кылуны профилактикалау максатыннан уяулык күрсәтүгә аерым игътибар бирелде. Соңыннан балаларны Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар тарихы белән таныштырдылар. Террорчыларның кансызлыгы һәм кешелексезлеге, спецназның һәм укытучыларның батырлыгы, балаларның куркуы турында сөйләделәр. Бу вакыйга вакытында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара барышында «Мин терроризм турында нәрсә беләм»дигән анкета үткәрелде. Ахырда барлык катнашучылар да «Кечкенә фәрештәләр шәһәре» документаль фильмын карадылар, Бесландагы теракт вакытында һәлак булган балаларга багышланган җыр тыңладылар.