4 нче сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина Шәмәрдән лицеенда укучы балалар өчен «Эхо Бесланской печали» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате оештырды. Чара «терроризм», «теракт», «террор», «экстремизм» һәм «террорчы» төшенчәләрен ачыклау белән башланып китте. Аннан соң укучыларга «Трагедия в Беслане» дигән видео күрсәтелде һәм теракт янаган, яки тоткынлыкка эләккән очракларда, үзеңне ничек тотарга икәне турында сөйләнелде. Экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотышка аерым игътибар бирелде. Чара ахырында балаларга теракт янаганда нинди гамәлләр кылу, ашыгыч ярдәм өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланмалар ачыкланганда нәрсә эшләргә һәм бу очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлекләр таратылды. Ахырда балалар бергәләп стена газетасы ясадылар. Барлык чарада катнашучылар терроризмның үсә барган социаль базасын кисәтергә, игътибарлы булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.