Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачы хисләр белән искә ала. Бу акция кысаларында 3 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре үтеп баручыларга мәгълүмати тематик буклетлар тараттылар, шуның белән истәлекле датаны искә төшерделәр һәм бу күренешкә каршы яңа, катлаулырак формалар ала торган консолидациягә чакырдылар.