30 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан Республикасы көне белән» дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрделәр. Ел саен, 30 августта Татарстан Республикасында яшәүчеләр иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итәләр. Бу чын мәгънәсендә дуслык бәйрәме, балаларны бәйрәмгә җыйды. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын һәм республиканың төрле почмакларында бәйрәм ничек билгеләп үтелүен белделәр. Шулай ук балаларга Татарстанның Дәүләт символикасы турында сөйләнелде. Балалар белән төрле уеннар уйналды.