29 августта Сабабаш мәдәният йортында Килдебәк , Лесхоз мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән Татарстан Республикасы көненә "Яшә, мәңге республика"дип аталган концерт узды. Алар халыкка үзләренең җырларын, биюләрен һәм шигырьләрен, уеннарын бүләк иттеләр, ә җавап итеп иң яхшы бүләкне - алкышлар, күзләрендә очкын һәм тамашачыларның йөзләрендә елмаюлар алдылар. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды, ә концерттан соң тамашачылар озак вакыт рәхмәт белдерделәр, артистларга тагын чыгыш ясарга сорадылар.