Балачак дөньясы уенсыз була алмый. Балалар тормышында уйнау-ул шатлык, күңел ачу. 25 августта Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен халык уеннары көне үткәрделәр. Китапханәче балаларга эллекеге буыннар да яратып уйнаган уеннар турында сөйләде. Бу уеннарның күбесе инде онытылып бара. Балаларга нәкъ менә шушы уеннарда уйнарга тәкъдим иттеләр. Балалар бергәләп түгәрәккә басып, «аякка басышлы», «маялы», «этле-мәчеле», «кайнар бәрәңге» уеннарын уйнадылар. Һәрбер бала үзен зирәклектә, хәрәкәтчәнлектә сынап карады. Балалар бик канәгать калдылар. Программа ахырында балалар өчен лотерея оештырылды.