25 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Җәлилчеләрне искә алу көне» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.
25 август көнне Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. 79 ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер ватандашыбызны җәзалаганнар.
Балалар М.Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары биографиясеннән бик күп мәгълүматләр белделәр.
Чараның йомгаклау өлешендә кичәдә катнашучылар бөек татар шагыйре шигырьләрен укыдылар.