Фольклор сәгать "Кич утыру - күңел бәйрәме"

2023 елның 19 августы, шимбә

19 августта  онытылган бәйрәмнәрне, гореф - гадәтләрне, традицияләрне саклау һәм хәтердә яңадан торгызу максатыннан, Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Зубарҗат» , «Ак калфак» коллективлары белән «Кич утыру - күңел бәйрәме» кичке уен оештырдылар. Кыскасы, бу очрашулар җан бәйрәме иде. Очрашуларга эш көненнән соң киләләр иде. Ләкин яшьләрне әти-әниләре һәрвакытта да җибәрмәгән. Моңа лаек булыр өчен өйдә яхшы эшләргә кирәк иде. Безнең катнашучылар да яшьлекләрен, шул вакыттагы җырларын искә төшерделәр. Татар халкының гореф-гадәтләре турында да онытмадылар һәм «йөрәк салыш» «Түбәтәй»милли уеннарын уйнадылар. Чара дусларча бергәләп җырлау белән дәвам итте, бу чын мәгънәсендә күңелле, бәйрәм атмосферасын тудырды . Борынгы гармун көйләре кичке утырышларның искиткеч атмосферасына чумарга һәм уңай эмоцияләр, уңай энергия белән тулыланырга мөмкинлек бирде. Чара халык җырларын башкаруны һәм клуб оешмасы оешкан көннән бирле чыгышларны , шулай ук тупланган планнарны тикшерүне үз эченә ала. Чараның ахырында самовардан чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International