Һәр ел саен 22 август көнне Россия Федерациясендә флаг көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы – милли флагка багышланган бәйрәм. Бу бәйрәм хөрмәтенә, 23 август көнне Сәрдә авыл клубы мөдире "Ил даны- флагта" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара башында катнашучылар Россия флагы, гимны һәм гербының барлыкка килү тарихын, шулай ук флагтагы һәр төс нәрсә аңлатуын, Россиянең рәсми символы кайсы елдан һәм кем тарафыннан кертелгәнен белделәр. Аннары "Россия флагы" стена газетасын ясадылар һәм аны чәчәкләр белән бизәделәр. Аннары сораулар ярдәмендә малайлар һәм кызлар булган белемнәрен ныгыттылар, тиз һәм оста итеп «төсле» табышмакларны чиштеләр, «Ак, зәңгәр, кызыл» уенын уйныйлар.