23 августта Иштуган мәдәният йортында балалар өчен авыл китапханәсе белән берлектә татар язучысы Л.Ихсанованың 100 еллыгына багышланган “Л. Ихсанова күзләре белән тылсымлы балалар дөньясы » әдәби сәгате узды.Китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аннары балалар әсәрләрдән өзекләр укыды.Ихсанова татар әдәбиятында сәяхәт жанрын булдырган һәм шуның белән балаларның йөрәкләренә туры юл тапкан язучы. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар мәктәп тормышы, төрле ситуацияләргә эләгүче мәктәп укучылары турында, көлкеле һәм гыйбрәтле.Чарада катнашучыларның барысы да-китапханә укучылары-үзләре өчен кызыклы китаплар таптылар, аларның күбесе нәкъ менә Л. Ихсанова әсәрләрен укырга теләделәр.