22 август көнне Сәрдә авыл клубы мөдире балалар өчен "Җәйге маҗара" дип исемләнгән квест-уен оештырды. Квестлар балаларның яраткан ял форматы, мондый уеннар гадәти чарадан бәйрәм ясарга һәм коллективны берләштерергә сәләтле, чөнки бердәмлек кенә җиңү китерә. Квест-уен барышында балаларга станцияләр буйлап күңелле сәяхәт ясарга һәм бүләкләр сандыгын табар өчен төрле биремнәрне үтәргә туры килде. Бу биремнәрне үтәү өчен катнашучыларга үзләренең бөтен фантазияләрен, эрудицияләрен, фикерләү тизлеген кулланырга туры килде. Малайлар һәм кызлар"Агачтагы хәрефләр", "Елан", "Аерма", "Чәчәкләр", "Дуслык" станцияләрдә булдылар. Квест-уенның һәр этабында катнашучылар төрле биремнәр алдылар. Биремнәрне үтәп бетергәч, балалар тәмле бүләкләр салынган сандык таптылар.