Информационный час «Гордо взвейся над страной, флаг Российский, наш родной» в Кильдебякском СДК

2023 елның 22 августы, сишәмбе

  Россия Дәүләт флагы көне кысаларында, 22 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Гордо взвейся над страной, флаг Российский, наш родной» исемле мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Россия үзенең тарихы, гербы, гимны һәм флагы белән горурлана. Дәүләт символлары-илебез тарихы да, аның бүгенге көне дә.

 Яшьләргә,  300 елдан артык тарихы булган Россия триколоры турында сөйләделәр. «Иң акыллы» исемле викторина  сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр.

Чарада  катнашучылар, Туган ил турында шигырьләр һәм мәкальләр искә төшерделәр, дәүләт символлары турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International