20 августта Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре Хантимер нәселе белән берлектә “Чишмә бәйрәме” бәйрәмен үткәрделәр. “Хантимер” чишмәсе рәсми рәвештә ачылды. Бәйрәмгә авылдашлар, Хантимер нәселенең барлык туганнары җыелган иде. Кунакларны самовардан кайнар чәй, тәмле коймаклар белән сыйладылар. Бәйрәмгә килүчеләр чишмә буенда «Мизгел» фольклор коллективы белән бергә җырладылар, халкыбызның милли уеннарын уйнадылар. Чишмә белән бәйле яшьлекне искә төшерделәр, чишмәгә багышланган шигырьләр бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар үзешчән артистларның чыгышларыннан канәгать калдылар. Оештыручыларга бәйрәм өчен рәхмәт.