17 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Флора һәм фауна патшалыгында» экоуенын үткәрде. Чара барышында балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук тирә-юнь дөньясы, урман байлыклары, анда яшәүчеләр, урманның әһәмияте һәм аны саклау турында күп яңа һәм кызыклы фактлар белделәр, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.