15 августта Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре Балды –Кня авылы музеенда булдылар. Авыл клубы хезмәткәре Айна апа безне каршы алды һәм ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә ярдәм иткән төрле экспозицияләр белән музей буйлап бик кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрде. "Удмурт өендә" мич белән бәйле әйберләр,борынгы савыт-саба белән таныштык. Көянтәне камыштан, йоннан, усактан, талдан агачтан ясаганнарын белдек, алар җиңеллеге, сыгылмалылыгы, белән аерылып тора, борынгы сәгатьләр, савыт – саба күрдек. Балаларны үтүк, тукыма станогы, көянтә, борынгы кораллар, атдагасы, ураклар кызыксындырды. Музейларда экспонатларга кагылырга ярамый, ә бу музейда балалар аларга кагылып кына калмадылар, ә аларны эштә сынап караганнар.Искелек китә, ләкин аны белергә һәм сакларга кирәк. Балаларны халык мәдәнияте чыганакларына кертеп, без баланың шәхесен үстерәбез.Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр.Балалар музейга баруга бик шатландылар. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр калды. Экскурсия тәмамлангач, без күргәзмә эшләре турында җентекле сөйләгәннәре өчен рәхмәт белдердек һәм тагын килергә вәгъдә иттек.