Россия Мәдәният министрлыгының һәм Россия Мәгариф министрлыгының мәдәни - мәгариф проекты кысаларында 2023 елның 24-30 июлендә ел саен "мәдәни шимбә" акциясе уза. Элеге акция Россия халыклары уеннары, Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. 27 июльдә Сулэ авыл клубы да бу акциядә катнашты.Мөдир балаларга татар фольклор уеннары классификациясе турында сөйләде, аларның иң якты һәм гадәти булмаганнарын күрсәтте, аннары балалар борынгы көнкүреш әйберләре турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне искә төшерделәр, "Йозек салыш", "Урындык", "Тубэтэй"кебек уеннар уйнадылар.