22 июль көнне Сабай авыл клубы мөдире, Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Мингәр авыл клуб мөдире һәм китапханәсе белән берлектә авылдашларның «Авылым, авылкаем» дип аталган искиткеч очрашуы оештырылды. Дуслык һәм бердәмлек символы буларак, яхшы традицияне дәвам итеп, бу авылларда яшәүчеләр бәйрәмне һәрвакыт бергә билгеләп үтәләр. Бәйрәм мулланың азан әйтүеннән башланды. Рәсми ачылыш өчен сүзне танылган татар язучысы, авылдашыбыз Фәүзия Байрамовага бирелде. Гармунчылар майдан тирәли йөрделәр, чараны оештыручылар татар милли киемнәрендә кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар. Рәсми өлештән соң мәдәни һәм спорт-массакүләм чаралар: милли көрәш, армрестлинг, шулай ук бүрәнәдә капчыклар белән көрәш, су табакларында бию, капчыклар белән көрәш һәм башка күп халык ярышлары узды. Бәйрәм кунаклары ярышларның барлык төрләрендә дә актив катнаштылар. Бәйрәмне үзешчән артистлар чыгышы, гармун уйнау һәм биюләр бизәде. Бәйрәмнән соң күңелле музыкага биюләр белән дәвам итте. Кич клуб янында дискотека белән тәмамланды.