Россиянең үсемлекләр дөньясы бай һәм төрле, ул берничә дистә мең төр үсемлекләрдән тора. Анда агулы үсемлекләр һәм гөмбәләр аерым урын алып тора. Шул ук вакытта аларның күбесенең мондый үзлекләре турында аңлап та бетермибез, чөнки аларның тышкы кыяфәтләре еш кына алдата. Шул уңайдан 26 июль көнне Иштуган мәдәният йорты һэм китапханә белгечләре балалар белән «Сак булыгыз, агулы гөмбәлэр һәм усемлекләр!» дип аталган чара уздырдылар. Без балаларны агулы үсемлекләр төрлелеге белән таныштырдык, алар кеше тормышы өчен куркыныч.Бу чарада агулы үсемлекләрне рәсемнәр һәм табышмакларда китерелгән билгеләр буенча аерырга өйрәнделәр. Шулай ук медицинада кулланыла торган кайбер агулы үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләдек, балаларны табигатьтә таныш булмаган үсемлекләргә игътибар белән карарга өйрәттек.Агулы үсемлекләр белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре белән таныштырдык. Саклык, үз сәламәтлегеңә карата җаваплылык хисе үстердек.Соңыннан агулы гөмбәләр һәм җиләкләр турында викторина үткәрдек.