"Үсемлек-витаминнар"дару үләннәре җыю

2023 елның 14 июле, җомга

Безне бөтен җирдә үсемлекләр чолгап ала: чәчәкләр, үләннәр, агачлар һәм куаклар. Үсемлексез җирдә яшәү булмас иде. Үсемлекләр безгә сулыш алырга ярдәм итә. Һәм алар ярдәмендә кайбер авыруларны дәвалап була. Нинди үсемлекләр дару үләннәре   икәнен һәм аларны дөрес куллана белергә кирәк.12 июльдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә дару үләннәре җыю үткәрдек. Безгә бу эштә өлкән буын ярдәм итте. Үләннәр өчен якындагы болынга киттек. «Травинка–витаминка» дару үсемлекләре белән танышу кыр шартларында төрле үләннәр арасында узды. Башта дару үсемлекләре һәм аларның кеше өчен файдасы турында сөйләштек. Белгечләр дару үләннәрен ничек җыярга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннары өлкәннәр чәй кайнату өчен иң еш кулланыла торган үләннәрне җыйдылар: иван — чай, зверобой, мята, меңъяфрак, пустырник.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International