11 июль-Бөтендөнья шоколад көне. Бу бәйрәмне французлар уйлап тапкан, ә аннары ул башка илләрдә, шул исәптән Россиядә дә популярлык яулаган.11 июльдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән “СДКда татлы көн”дигән танып белү-шоколад ассортие үткәрде. Чара башында балаларга какао-агачларының үсүе турында сөйләдек, шоколадның Европага, ә соңрак Россиягә ничек эләгүе турында сөйләдек, шоколадка дөньяда бердәнбер һәйкәл Покров шәһәрендә куелды. Аннары алынган мәгълүматны викторина белән ныгыттык, уеннар һәм конкурслар уздырдык. Балалар «Шоколадлы шоколад» кебек конкурсларда катнаштылар, анда мөмкин кадәр күбрәк «Шоколад» сузеннән сузләр төзисе булды, «Кем шоколад ярата?, “Твиксомания”, “Шоколад сөйләмнәре”һәм башкалар. "Тәмле" бәйрәм барлык катнашучыларга да ошады.