Мастер класс"Һәр өйнең үз курчагы"

2023 елның 14 июле, җомга

Курчаклар балалар уенчыклары буларак тарихка кадәрге чорда ук барлыкка килгән. Алар формасы буенча шактый примитив булганнар, кешеләрнең яки тере затларның тышкы кыяфәтен сурәтләгәннәр. Вакыт узу белән курчаклар ясау бөтен индустриягә әверелде. Мондый курчаклар күп халыкларның дини традицияләрендә мөһим урын алып торган. Аларны махсус очракларда, бәйрәмнәрдә ясаганнар, һәм алар озак вакыт хуҗаларына изге хезмәт башкарганнар. 5 июльдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре өлкәннәр белән бергә курчаклар ясау буенча мастер - класс үткәрделәр. Мастер-класста катнашучылар курчакларның төрле төрләре белән таныштылар, аларның билгеләнеше һәм халык традицияләре белән бәйләнеше турында белделәр, шулай ук курчак-оберег ясадылар. Традицион технологияләр нигезендә халык йоласы курчакларын булдыруның нечкәлекләре турында Гөлнара Гайнетдинова сөйләде. Чарада катнашучыларга берничә җеп, бераз тырышлык, иҗат бөртеге һәм һөнәрчелек кенә кирәк булды. Бу шөгыль эмоциональ-эстетик кабул итү һәм сәнгать-иҗат сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International