Уен балачак чоры дәвамында актуаль эшчәнлек төре булып кала. Бу балаларның буш вакытын оештыру ысулы гына түгел, ә эффектив тәрбия чарасы да. Уен барышында баланың психик процессларын формалаштыру, үстерү һәм камилләштерү, аның шәхесен формалаштыру өчен уңай шартлар тудырыла. 4 июльдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә «Күңел ачу эзләүчеләр»дип аталган бик кызыклы һәм күңелле уен программасы үткәрдек. Бу мавыктыргыч программада балалар гына түгел, хәтта олыларны да күңел ачты һәм уйнады. Без барыбыз да уеннарда барлык кешеләр катнашсын, күңел ачсын, балаларга да конкурсларыбыз истә калсын өчен тырыштык.